Татарстан Юстиция министрлыгында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, адвокат һәм нотариаль берләшмәләр, ЗАГС органнары, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Быел беренче тапкыр гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы үткәрелә. Ул Россиядә Гаилә елын үткәрүгә, шулай ук православие динендә никахның традицион яклаучылары изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Хокукый ярдәм атналыгы кысаларында чаралар 2024 елның 8-14 июлендә бөтен Татарстан буенча узачак.
“Бу ел Владимир Владимирович Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау безнең көннәрдә бик мөһим. Хокукый ярдәм атналыгы хокукый кыенлыклар белән очрашкан гаиләләр өчен нәтиҗәле ярдәм булсын өчен тырышачакбыз”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.