Бүген ТР юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Көн тәртибендә дүрт сорау бар иде.
Министрлыкның коррупциягә каршы программасының 2024 елның I кварталында үтәлеше һәм декларация кампаниясенә дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән керемнәр турындагы мәгълүматларны анализлау турындагы доклад белән Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук түбәндәге темалар да күтәрелде:
- 2023 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру һәм коррупциягә каршы тору торышы;
- 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән коррупциягә каршы мониторинг.
Коррупциягә каршы сәясәтнең мөһим юнәлеше булып норматив хокукый актларда (проектларда) коррупциоген факторлар булуына экспертиза үткәрү тора. 2023 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 3100 акт проектына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде, шуларның 12сендә 13 коррупциоген фактор ачыкланды.
Утырыш турында беркетмә һәм мәгълүмат Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Эшчәнлек” бүлегенең “Коррупциягә каршы тору” кушымтасында урнаштырыла.
Шулай ук Министрлыкта Министрлыкта һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшли -8 (843)-222-60-30.