Тәтеш районында муниципаль актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча укыту семинары узды

2024 елның 21 июне, җомга

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова Тәтеш районында муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча күчмә чара үткәрде.

Чарада Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков, Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, шулай ук район җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары катнашты.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары өчен “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану буенча укыту үткәрелде.

Система 2018 елдан республиканың иҗтимагый хакимият органнарының нормалар төзү эшендә ярдәмче булып тора. Хәзерге вакытта 36 меңнән артык муниципаль актта системаны кулланып законнарга туры килмәүләр бетерелгән.

Җаваплы затлар белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, норматив базаны актуаль хәлдә тоту буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International