Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның Төркестан өлкәсе Хакиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Хакиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуы булды. Җыелышта Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Республика Рәисе Татарстанның Кызылорда өлкәсе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе барлыгын билгеләп үтте. 2017 елда Рөстәм Миңнеханов бу төбәктә, аерым алганда, Байконур шәһәрендә булды. “Төркестан өлкәсе турында Казахстанның интенсив үсеш алган төбәге буларак беләбез. Без Төркестанга барырга, хезмәттәшлекне җайга салырга планлаштырабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 7 процентка артып, 810 миллион доллар тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзара сәүдә күләмен 1 миллиард долларга җиткерергә мөмкин.
Кунаклар Казанга БРИКС+ илләре шәһәрләренең халыкара форумында катнашу өчен килделәр.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча