КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының эшчәнлегенең төп юнәлешләре” темасына Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының квалификациясен күтәрү программасы ачылды.
Программада катнашучылар булып шул исәптән Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә чыгыш ясый, аларның лекцияләре Россия җирле үзидарәсенең хокукый нигезләре, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны исәпкә алу һәм законнарга туры китерү темаларын колачлый.