Җирле үзидарә органнарын кадрлар белән тәэмин итү, муниципаль хезмәткәрләрнең югары һөнәри дәрәҗәсе муниципалитетлар эшендә өстенлекле юнәлеш булып кала һәм аның мөһим элементлары булып тора.
Муниципаль хезмәтне үстерүгә юнәлдерелгән муниципаль программа проекты Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе вәкилләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә каралды.
Яңа муниципаль программа муниципалитетларга хокукый ярдәм күрсәтү өчен “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнде.
“Муниципаль хезмәтне үстерү программасы: җирле үзидарәнең нәтиҗәлелеген арттыруга бер адым”, - диде Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов. “Ул кадрлар мәсьәләләрен хәл итүдә, муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүдә һәм, нәтиҗәдә, җирле үзидарә органнарының эш сыйфатын яхшыртуда нәтиҗәле инструментларның берсе булачак”, - дип ассызыклады ул.