Башкортстан Республикасы делегациясе юстиция өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстан Юстиция министрлыгында булды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Башкортстан Республикасы Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты делегациясе килде. Делегация әгъзалары белән очрашуны ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина үткәрде.

Коллегаларның төп максаты “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасының төп чаралары белән танышу булды. Яклар җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү, җәмәгать судьялары тарафыннан салына торган штрафларны администрацияләү, административ хокук бозулар турындагы эшләрдә, шулай ук электрон гадел хөкемне үстерү һәм суд эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләрне кертү мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алыштылар.

“Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында гражданнарның судлар белән үзара эшчәнлеген гадиләштерү өчен республикада дөнья юстициясе өлкәсендә цифрлы трансформация проектлары гамәлгә ашырыла. Җәмәгать судьяларының суд участокларында электрон гадел хөкем кертү буенча мөһим, принципиаль адымнар ясалды. Мисалга, республикадагы барлык җәмәгать судьялары дәгъва белдерүләре, үтенечләр һәм башка процессуаль документларны  электрон рәвештә  кабул итә.

Визит кысаларында хезмәттәшләр җәмәгать судьяларының суд участокларында булдылар, анда суд участокларының эшен оештыру һәм матди-техник җиһазландыру белән таныштылар. “Мондый очрашулар үсеш өчен нәтиҗәле корал булып тора, - дип билгеләп үтте ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина. - Алар продуктив эш өчен этәргеч бирәләр”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International