Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы утырышы узды, анда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы Законын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте. Министр әлеге өлкәдә соңгы өч елдагы эш күрсәткечләре турында сөйләде, шулай ук гамәлгә ашырылган һәм планлаштырылган проектлар турында мәгълүмат белән уртаклашты.
Үз докладында ул республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең ике төрле - дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган системасы формалаштырылуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында дәүләт системасында республика башкарма хакимияте органнары, аларга караган учреждениеләр, дәүләт юридик бюросы, адвокатлар, нотариуслар, ә 2024 елның мартыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнаша.
Дәүләтнеке булмаган системага югары уку йортлары янында төзелгән юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм үзәкләре керә.
2021 елдан алып бүгенге көнгә кадәр республика башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы һәм адвокатлар тарафыннан 3800дән артык гражданга хокукый ярдәм күрсәтелде. Юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм үзәге 2500дән артык гражданны хокукый ярдәм белән тәэмин итә.
Рөстәм Заһидуллин түләүсез юридик консультацияләр гражданнарның билгеле бер категорияләренә бирелә, дип белдерде. Алар арасында аз керемле гражданнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, шулай ук инвалид балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм башкалар. Категорияләрнең тулы исемлеген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” кушымтасында карарга мөмкин.
“Әмма эш барышында санап үтелгән категорияләргә кермәгән гражданнарда да сораулар туа икән, аларга ярдәм итүдән баш тартмыйлар”, - дип өстәде ул.
Министр хәбәр иткәнчә, 2023 елда ярдәмнең дәүләт системасында катнашучыларга ешрак аз керемлеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар мөрәҗәгать иткән.
Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, узган елның июлендә түләүсез юридик ярдәм турындагы республика законына үзгәрешләр кертелде. Түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы гражданнар категориясенә хәрби хезмәткәрләр, мобилизацияләнгәннәр, контракт нигезендә хезмәт итүчеләр, үз теләкләре белән хезмәт итүчеләр, аларның гаилә әгъзалары керә.
“Узган ел дәвамында махсус хәрби операциядә 286 катнашучыга һәм аларның гаилә әгъзаларына, агымдагы ел башыннан – 309 катнашучыга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтелде,”, - дип хәбәр итте ул.
Чыгышы барышында министр ВПРАВЕ.РФ хокукый мәгърифәт һәм түләүсез юридик ярдәмнең бердәм дәүләт порталы эшенә аерым игътибар юнәлтте, биредә мәгълүмат актуаль һәм гади итеп бирелә, һәркем андагы хокукый мәгълүматтан файдалана һәм түләүсез юридик ярдәм ала ала.
Бүген Порталда 50дән артык тормыш ситуациясе буенча шаблоннар белән адымнар буенча инструкцияләр бар. “Мәсәлән, пенсияне ничек рәсмиләштерергә, бушлай дарулар алырга, яисә хезмәт хакы түләнмәсә нәрсә эшләргә икәнен белергә мөмкин. Барлык гамәлләр дә инструкциядә алымлап тасвирлана. Шулай ук Портал аша Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросына кабул итүгә язылырга мөмкин”, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.
Президиум әгъзалары гражданнарга түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлекләре һәм ысуллары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чараларны көчәйтү кирәклеген билгеләп үттеләр.