Татарстанда 2024 елның беренче яртыеллыгында меңгә якын кеше Республика дәүләт юридик бюросыннан юридик ярдәм алды

2024 елның 5 июле, җомга

“Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә. 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда яшәүче 996 кеше мондый ярдәмне алган, нигездә, хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, күп балалы гаиләләр түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Ппрезидиумы утырышында сөйләде.

Юридик консультацияләр еш кына хезмәт, торак законнары, шулай ук социаль тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр буенча үткәрелә. Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре 150дән артык хокукый характердагы документлар төзегәннәр, мәсәлән, судларга дәгъва белдерүләре һәм ризасызлыклар, контроль һәм хокук саклау органнарына гаризалар.

Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең күчмә пунктларын оештыру өчен махсус автомобиль кулланыла. 2024 елның 1 яртыеллыгында дәүләт юридик бюросының эш планы нигезендә республиканың муниципаль районнарына 30 сәфәр оештырылган, алар барышында 177 гражданга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән.

Квалификацияле юридик ярдәм сорап Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 нче йорт, 2 нче корпус адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук  8 (843) 598-40-55; 8 (843) 598-40-46; 8 (843) 598-40-53 телефоннары аша шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International