Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды

2024 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залында республика Судьялар советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина катнашты.

Утырыш Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозинаны һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Судьялар советының мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы белән ачылды.

Надежда Рагозина Татарстан Республикасы судлары тарафыннан “Россия Федерациясе судлары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында” Федераль законны гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады.

Министр урынбасары аңлатуынча, гражданнарга һәм оешмаларга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында объектив, ышанычлы һәм оператив мәгълүмат бирү максатларында республика җәмәгать судьяларының суд участокларында электрон гадел хөкемне үстерү һәм гамәлгә кертү буенча зур эш башкарылган. Бу - республика җәмәгать судьялары порталының “Шәхси кабинеты” аша җәмәгать судьяларына электрон рәвештә җибәрелә торган гаризаларны кабул итү мөмкинлеген тәэмин итүче сервис. Җәмәгать судьялары порталында суд участоклары турында барлык кирәкле мәгълүматны һәм эшләрне судта карау белән бәйле мәгълүматны табарга мөмкин.

Коллегаларыбызны лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International