Татарстанлыларга гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елның 8-14 июлендә беренче тапкыр гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы уздырылачак.

Чаралар республиканың барлык районнарында да узачак. Алар Россиядә Гаилә елын һәм христиан динендә гаиләне саклаучылар булган изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлегенә багышланган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрүгә багышлана.

Хокукый ярдәм атналыгы кысаларында гаиләләр өчен түләүсез юридик консультацияләр пунктлары оештырылачак. Республика халкы гаилә кыйммәтләрен яклау, яшь гаиләнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү, балалар хокуклары, опека һәм попечительлек, шулай ук балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча квалификацияле хокукый ярдәм ала алачак.

Бөтен Татарстанда буенча түгәрәк өстәлләр, гаиләләнең юристлар белән  очрашулары, профилактика юнәлешендәге видеолекторийлар, тренинглар, тематик уеннар, хокукый сәгатьләр һәм башка күп нәрсәләр үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында Татарстан Республикасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгын оештыру һәм үткәрү буенча чараларның бердәм планы белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International