Бүген күренекле дәүләт эшлеклесе һәм бөек рус шагыйре Гавриил Романович Державинның тууына 281 ел тулу уңаеннан Казанда һәм Лаешта бәйрәм чаралары узды.
Бәйрәм Казанның Лядский бакчасындагы Державин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантанада Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова, иҗади интеллигенция, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Гавриил Романович Державинның туган көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар аеруча тирән хөрмәт белән оештырыла.
“Моннан тыш, ел дәвамында Державин исемен һәм аның мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән фәнни һәм иҗади проектлар гамәлгә ашырыла. Гавриил Романовичның кыйммәтләр системасында төп ориентирлар патриотизм, дәүләткә һәм законга хезмәт итү булган. Без бу кыйммәтләрнең бүген дә актуальлеген югалтмавын күрәбез”, - дип өстәде министр.
Соңрак Гавриил Державинның туган ягы булган Лаешта юриспруденция өлкәсендә Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү булды. Быел бүләкне В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкиле Илдар Рөстәм улы Бегишев “Робот техникасын җинаять-хокукый җайга салу” монографиясе өчен алды.
Җиңүчене Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүләкләде.
Монографиядә роботлар эшләү, җитештерү һәм куллану процессында җәмгыятькә куркыныч булган гамәлләр өчен, шулай ук роботны җинаять кылу чарасы буларак куллану гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгын формалаштыру мәсьәләләре тикшерелә.