Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы өч дәүләт программасының үтәлешен мониторинглый, аларның берсе турыдан-туры Министрлык эшчәнлегенә бәйле. 2024 елның беренче яртыеллыгында һәр дәүләт программасы 50% тан артыкка үтәлгән. Мондый күрсәткечләр Татарстан Республикасы дәүләт программалары белән идарә итүнең цифрлы модулендә чагылдырылган. Система агымдагы елның башыннан эшли башлады. Ул программаларның үтәлешен оператив күзәтеп барырга һәм кирәк булганда аларга тиешле төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә.
Мәсәлән, “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында ел саен ТР Юстиция министрлыгы җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында капиталь һәм агымдагы ремонт эшләрен оештыра.
Элегрәк ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җәмәгать судьяларының суд участоклары 71 бинада урнашканлыгын билгеләп үткән иде. Уртача бер суд участогына 182 кв. м. туры килә. “Барлык биналарда да суд участокларына йөрүче гражданнар, шулай ук судьялар һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен тиешле шартлар булдырырга тырышабыз. Халыкның хәрәкәте чикле булган төркемнәренә җәмәгать судьялары биналарыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирәбез”.
Татарстан Юстиция министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында республиканың 1 153 норматив хокукый акты проектына коррупциягә каршы экспертиза уздырылган. Республиканың җирле үзидарә органнары тарафыннан 11 718 муниципаль норматив хокукый акт проекты эшләнгән. Коррупциоген факторлар 93 проектта ачыкланган һәм бетерелгән.
Шулай ук дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү максатларында “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында 473 республика хезмәткәре (шуларның 212се дәүләт хезмәткәре һәм 261е муниципаль хезмәткәр) коррупциягә каршы дисциплиналарны үз эченә алган махсуслаштырылган квалификация күтәрү программаларын узды.