ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе программасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүдә катнаша

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының квалификациясен күтәрү программасы дәвам итә. ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина укыту программасы спикерлары булды.

Укуны инде биш төркем узды, барлыгы җиде төркем планлаштырылган. Укыту программасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының көндәлек эшчәнлегендә очрый торган мөһим хокукый мәсьәләләрне үз эченә ала: халыкка социаль хезмәт күрсәтү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, эшләрне алып бару, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе һәм башкалар.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сүзләренә караганда, җирле үзидарә дәүләтнең демократик төзелешенең төп элементы булып тора, ул гражданнарның урыннарда эшләр белән идарә итүдә катнашуын тәэмин итә. Аның хокукый нигезе җирле үзидарәнең мөһим өлеше булып тора.

Министр урынбасары үз чыгышларында Россия җирле үзидарәсенең хокукый нигезләре, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны исәпкә алу һәм кануннарга туры китерү темаларын ача.

Программа йомгаклары буенча электрон тест формасында йомгаклау аттестациясе каралган.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International