ТР Юстиция министрлыгы: муниципаль актларның 71% ы регистрга робот ярдәмендә кертелгән

2024 елның 26 июле, җомга

Татарстан Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

“Цифрлы икътисад” милли проекты һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып барганда цифрлы технологияләр актив кулланыла.

2020 елдан муниципаль регистр республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталы белән интеграцияләнгән. Актларны Регистрга кертү процессында RPA роботы кулланыла. Робот актларны рәсми порталдан бушата һәм аларны автоматик режимда регистрга кертә.

Киңәшмәдә катнашучылар агымдагы елның беренче яртыеллыгында робот куллану нәтиҗәләре, шулай ук аны модернизацияләү планнары турында фикер алыштылар. 6 ай эчендә робот 12 меңнән артык актны (71%) мөстәкыйль эшкәрткән. Агымдагы елда муниципаль норматив хокукый актларны системалаштыру өлешендә робот функционалын камилләштерү планлаштырыла.

“Муниципаль регистрдан белешмәләр барлык гражданнарга, оешмаларга һәм гавами хакимият органнарына да ачык. Процессларны автоматлаштыру -регистрны дөрес һәм актуаль мәгълүмат белән тутыруның төп инструментларының берсе. Мондый эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алып барыла”, - диде Мөхәррәм Ибәтов.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International