Татарстан район (шәһәр) судлары рәисләренең 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча киңәшмәсендә бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Чара республиканың Югары суды бинасында узды. Доклад белән чыгыш ясаганда, министр җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру белән шөгыльләнүче Татарстан Юстиция министрлыгы эшенең төп аспектларына игътибарны юнәлтте.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. 2024 елга финанслау күләме 696,3 млн. сум күләмендә расланган.
Аерым алганда, Министрлык җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарына капиталь ремонт ясауны дәвам итә. “Көзгә Идел буе районы буенча җәмәгать судьяларының суд участокларында Казан шәһәре, Габишев урамы, 35 йорт адресы буенча капиталь ремонтны төгәлләргә уйлыйбыз. Быел Арча шәһәрендә җәмәгать судьялары бинасына капиталь ремонт ясала башлады. Агымдагы ремонт ясарга ниятләгән биналар билгеләнде”, - дип хәбәр итте Рөстәм Заһидуллин.
Министр сүзләренчә, суд участокларының куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы яклануы беренче номерлы бурыч булып тора. Суд участоклары анда эшләүче һәм анда йөрүче һәркем өчен куркынычсыз урын булырга тиеш.
2024 елда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда суд участоклары хезмәткәрләре һәм суд приставлары арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән уртак өйрәнүләр Әлмәт, Алабуга районнары һәм Чаллы шәһәре буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында узды. Агымдагы ел ахырына кадәр мондый өйрәнүләрне республиканың Лениногорск районында һәм Казанның Идел буе районында уздыру планлаштырыла.
Министр шулай ук икенче яртыеллыкта квалификация күтәрү курсларында 40 җәмәгать судьясын һәм аларның аппаратларының 108 хезмәткәрен укытуны оештыру турында мәгълүмат бирде, шулай ук беренче тапкыр сайланган җәмәгать судьяларын яңадан һөнәри әзерләү планлаштырыла.