Төзүчеләр көне белән!

2024 елның 11 августы, якшәмбе

Ел саен “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында Министрлык җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарына капиталь һәм агымдагы ремонтлар үткәрүне оештыра.

2021-2023 елларда җәмәгать судьяларының алты бинасында капиталь ремонт үткәрелгән. Агымдагы ремонт егерме биш бинада башкарылган. Объектларда архив биналарын оештыру, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру, эчке коммуникацияләрне ремонтлау, шулай ук эчке төзелеш эшләре алып барыла.

Төзүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә суд хезмәткәрләренең эш шартлары уңайлырак була бара һәм гражданнарга да биредә уңайлыклар тудырыла.

Бүген безнең илдә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә! Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - озак еллар дәвамында кешеләргә хезмәт итәчәк әйберләрне барлыкка китерүчеләр һәм торгызучылар бәйрәме белән котлыйбыз!

Барлык башлангычларыгыз уңышлы булсын, һәр яңа төзелеш канәгатьлек һәм шатлык китерсен! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм илһамланып эшләвегезне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International