61 000нән артык катнашучы - Татарстан Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгына йомгак ясады

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы барышында хокукый ярдәм төрле форматларда күп мәйданчыкларда башкарылды, шул исәптән семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләрне дә кертеп, 1700дән артык чара үткәрелде. Бу чаралар 61 меңнән артык кешене колачлады. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.

Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы беренче мәртәбә уздырылды. Ул Россиядә Гаилә елын уздыруга багышланган. Атна кысаларындагы чаралар бөтен Татарстан буенча 2024 елның 8 июленнән 14 июленә кадәр узды.

Юридик белем бирү чараларына өстәмә рәвештә хокукый ярдәм күрсәтү чаралары да оештырылды, аларда Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы вәкилләре, нотариуслар һәм адвокатлар актив катнашты. Әлеге чаралар кысаларында республиканың 5 000 нән артык кешесе юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр алды. Белгечләр 7500дән артык сорауга җавап бирделәр. Дәгъва гаризалары, судларга каршы чыгулар, контроль һәм хокук саклау органнарына гаризалар кебек хокукый характердагы 1 000нән артык документ төзелде.

Нигездә хокукый ярдәм сорап күп балалы гаиләләр, инвалид балаларның ата-аналары, опекуннар мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм сорап махсус хәрби операциядә катнашкан ике йөзләп  кеше һәм аларның туганнары мөрәҗәгать иткән. Татарстанлыларны еш кына хезмәт, торак законнары, шулай ук социаль тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр кызыксындыра.

Министр сүзләренчә, Хокукый ярдәм атналыгы хокукый кыенлыкларга юлыккан гаиләләр өчен нәтиҗәле ярдәм булды. “Ата-аналар һәм балалар хокукларына кагылышлы мәсьәләләр, гаилә традицияләренә таяну аерым игътибар таләп итә. Дөрес хокукый ярдәм конфликтларны булдырмый калырга ярдәм итә һәм барлык якларның мәнфәгатьләрен яклауны гарантияли”, - дип йомгаклады министр.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

Матбугат конференциясе язмасын сылтама буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International