Бүген Татарстан Республикасы Рәисе эш визиты белән Алабуга районында булды. Сәфәрдә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Татарстан башлыгына һәм аны озатып йөрүчеләргә туристлар арасында аеруча популяр булган шәһәр объектларын, аерым алганда, Гассар урамын һәм “Шишкин буалары” паркын төзекләндерү турында мәгълүмат җиткерделәр. Шулай ук тарихи үзәктә башкарылган эшләр һәм Спас соборын реконструкцияләү нәтиҗәләре дә әйтелде.
Визит кысаларында шәһәрнең үсеш перспективалары һәм тарихи өлешен яңарту проектлары турында фикер алыштылар.