Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә җәмәгать судьялары аппаратларының биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәүләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Һәр хезмәткәр өч елга бер тапкыр “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында аттестация уза. Бүген аттестацияләнүчеләр арасында Казан шәһәре суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләре дә бар иде.
Чулпан Нигъмәтҗанова, Казанның Вахитов районы буенча 2 нче суд участогының суд утырышы секретаре, аттестация узучыларның берсе булды. Ул дәүләт хезмәтендә 2 елга якын эшли.
“Бу минем беренче аттестациям. Комиссия белән әңгәмә, мөгаен, иң дулкынландыргыч моменттыр. Мин җентекләп әзерләндем, дәүләт хезмәте турындагы, коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны һәм һөнәри эшчәнлегемне регламентлаучы норматив хокукый актларны кабатладым. Бу сынауны үтәвемә бик шатмын”, - ди Чулпан.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 6 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына лаек дип танылдылар, 3 аттестацияләнүче биләгән вазыйфаларына лаек дип танылдылар һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителделәр.
Аттестация хезмәткәрләрнең белемнәрен, тәҗрибәләрен, эш сыйфатын бәяләргә, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратлары эшендәге йомшак яклар турында үз вакытында карарлар кабул итәргә һәм нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. 2024 ел башыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 75 хезмәткәре аттестация узды.