Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы әгъзалары утырышта бертавыштан 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстанда белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турындагы республика законнары проектларын хупладылар
Закон проектлары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм федераль законнар нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Фикер алышу барышында билгеләп үтелгәнчә, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының (шул исәптән Татарстанның) хакимият органнары федераль стандартларга туры килә торган төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанслау өчен җаваплы. Финанслау җирле бюджетларга субвенцияләр рәвешендә гамәлгә ашырыла һәм күрсәтелгән чыгымнарга, шул исәптән:
- педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакына;
- дәреслекләр һәм уку әсбапларына;
- укыту чараларына;
-уеннарга һәм уенчыкларга (мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен) чыгымнарны каплый.
Татарстанда финанслау нормативлары республика Министрлар Кабинеты карарлары белән расланган кагыйдәләр нигезендә исәпләнә. Алар белем дәрәҗәсен, белем бирү профилен, белем бирү оешмасының урынын, аның тибын һәм гамәлгә ашырыла торган программаларның үзенчәлекләрен (мәсәлән, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен) исәпкә ала. Нормативлар елына бер тәрбияләнүчегә (укучыга), ә аз комплектлы мәгариф оешмаларында - төркемгә яки сыйныфка-комплектка билгеләнә.