Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2024 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Конкурста катнашуга гаризалар форма буенча кабул ителә.
Гаризага теркәлә:
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 4 кат, 404 каб.
Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга 9:00 дән 16:45 кә кадәр, төшке аш 13:00 дән 13:45 кә кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-61-02.
Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе 2024 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр ачыклый. Конкурс йомгаклары конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсенә имза салынган көннән алып өч эш көне эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырыла.