“Адымнар – Алабуга” полилингваль белем бирү комплексында Белем көненә һәм уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка узды. Чараның кунагы Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин булды.
Министр укучыларны һәм педагогларны уку елы башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатен укыды. Мөрәҗәгатьтә, аерым алганда, Татарстанда белем бирүнең югары сыйфаты ассызыклана, ул хаклы рәвештә илдә иң яхшыларның берсе санала. Монда барлык дәрәҗәдәге педагоглар -мәктәп укытучыларыннан алып урта һәм югары уку йортлары укытучыларына кадәр, шулай ук балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренә кадәр мөһим роль уйныйлар.
“Республикада 80 меңгә якын акыллы остазлар балаларга белемнәрен тапшырып кына калмыйча, Россиянең лаеклы гражданнарын да тәрбияли. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә безнең укучыларыбыз Россия һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулыйлар, имтиханнарны уңышлы тапшыралар һәм булачак һөнәрләрен сайлыйлар, җаваплылыкка өйрәнәләр”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин.
Шулай ук дәүләт тарафыннан укытучыларның һөнәри үсеше һәм уңайлы эше өчен кирәкле шартлар тудырылуы ассызыклана.
“Республика җитәкчелеге киләчәктә дә мәгариф оешмаларын модернизацияләү һәм заманча җиһазлау, иң яхшы инновация технологияләрен һәм иң сыйфатлы белем бирү программаларын гамәлгә кертү, перспектив проектларга ярдәм итү һәм уку йортларын предприятиеләр белән интеграцияләү өчен барлык кирәкле шартларны тудырачак”, – диелә Рәис мөрәҗәгатендә.
“Адымнар – Алабуга” полилингваль белем бирү комплексы быел 5 беренче сыйныфны ачты. Биредә беренче сыйныфка 132 укучы барды.
Чыгышы ахырында Рөстәм Заһидуллин укучыларга укуларында уңышлар һәм ныклы дуслык, педагогларга сабырлык һәм зирәклек, ә ата-аналарга балаларын аңлап, аларга терәк булуларын теләде.