Чистай муниципаль районында күчмә чара

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елга күчмә чаралар планы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районына күчмә чара үткәрделәр.

Чара барышында кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләренә, шулай ук коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затларга “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү”, “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру”дәүләт программалары чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышынды һәм аларга дәүләт программаларын үтәү максатларында эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тиешле тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International