2024 елның 1 сентябрендә муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен төзәтү һәм төгәлләштерү өлешендә “Табигый дәвалау ресурслары, дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлары турында” Федераль законга, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану хакында” 2023 елның 4 августындагы 469-ФЗ номерлы Федераль закон, “Экология экспертизасы турында” Федераль законга, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм “Җирләрне яисә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү турында” Федераль законның 2 статьясындагы 4 өлешенең 4 пунктының үз көчен югалтуын тану турында” 2023 елның 25 декабрендәге 67-ФЗ номерлы Федераль закон, “Электр энергетикасы турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2024 елның 13 июлендәге 185-ФЗ номерлы Федераль законнар үз көчләренә керде.
Шул исемлектән җирлекләр, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрендә җирле әһәмияттәге дәвалау-савыктыру урыннарын һәм курортларны булдыру, үстерү һәм саклауны тәэмин итү төшереп калдырылган.
Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын оештыру вәкаләтләренә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге кануннар нигезендә планлаштырыла торган хуҗалык һәм башка эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру өстәлде.
Моннан тыш, җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә, Россия Федерациясенең электр энергетикасы турындагы законнарында билгеләнгән очракларда, тәртиптә һәм шартларда, Россия Федерациясе субъекты чикләрендә эш итүче система барлыкка китерүче территориаль челтәр оешмасына яисә территориаль челтәр оешмасына муниципаль милектәге электр челтәре хуҗалыгы объектларын түләүсез биләүгә һәм файдалануга тапшыру кертелде.
Югарыда күрсәтелгән федераль законнар муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертүне таләп итә.