Алабугалылар Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда актив тавыш бирәләр

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бүген Алабуга районында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү участокларында булды.

Рөстәм Заһидуллин ассызыклаганча, якындагы 5 елда кайсы парламентның халык мәнфәгатьләрен яклаячак икәнлеге татарстанлылырга бәйле.

“Кеше күп, гаиләләре белән тавыш бирергә киләләр, кәефләре яхшы. Сайлауларда беренче тапкыр катнашкан яшьләрне күрү аеруча күңелле. Мәсәлән, Анастасия Куличкова кебек. Бу безнең республиканың киләчәге ышанычлы кулларда дигән сүз”, - диде Рөстәм Заһидуллин.

Ул күзәтүчеләргә һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына республика өчен җаваплы бу көндә мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International