Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары участоклары эшчәнлеген өйрәнү һәм аларга практик ярдәм күрсәтү планы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының әйдәп баручы белгече тарафыннан 2024 елның 10 һәм 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш суд районы буенча 1 нче, 2 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген оештыру өйрәнелде.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге хезмәткәре суд эшләрен һәм архив эшен оештыруны, суд актларын, беркетмәләрне һәм хезмәт документларын рәсмиләштерүнең сыйфатын һәм үз вакытында тутырылуын, электрон башкарма документлар белән эшләгәндә, суд актларын электрон рәвештә җибәргәндә, шулай ук “Җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләгәндә барлыкка килә торган мәсьәләләрне өйрәнә.
Гражданнарны кабул итүне оештыруга, шулай ук җәмәгать судьялары эшенә электрон башкарма документлар һәм электрон корреспонденция кертү өлешендә гражданнарга мәгълүмат җиткерүгә аерым игътибар бирелде.
ТР Юстиция министрлыгы җәмәгать судьяларына документларны электрон документ рәвешендә җәмәгать судьялары порталы аша тапшыру мөмкинлеге, шулай ук суд актларын дәүләт хезмәтләре шәхси кабинетында алу мөмкинлеге турында искә төшерә.