Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс игълан ителде

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителде.

Вакантлы вазыйфалар исемлеге белән Министрлык сайтында “Кадрлар сәясәте” кушымтасында җентекләп танышырга мөмкин.

Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.

Конкурста катнашуга гаризаларны, кирәкле документларны кушып, 2024 елның 18 сентябренә кадәр конкурс комиссиясе секретаре түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 107 каб., тел.222-60-32, 222-60-27.

Конкурс комиссиясе утырышы 2024 елның 10 октябрендә (якынча) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International