Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Сарман һәм Кайбыч муниципаль районнарына күчмә чараларга әзерлек кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов күрсәтелгән районнарда җинаятьчелекне анализлау нигезендә киңәшмәдә катнашучыларга җентекләбрәк өйрәнүне таләп итүче юнәлешләргә игътибар итәргә кушты һәм хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү барышында районнарны профилактикалау субъектларына методик ярдәм күрсәтү кирәклегенә басым ясады.