Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең Сарман муниципаль районына чыгуы

2024 елның 20 сентябре, җомга

2024 елның 17-19 сентябрендә Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары  әлеге юнәлештә эшне оештыруны өйрәнү буенча Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында күчмә тикшерү үткәрделәр.

Күчмә тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары расланган план-йөкләмә нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләре буенча эшчәнлеген, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының үтәлешен тикшерделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Эш йомгаклары буенча фикер алышынды, алга таба нәтиҗәле профилактик эш өчен кисәтүләр һәм тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International