Гомумән алганда, “Милләтләр кроссы – 2024” кә якынча 15000 кеше кушылды.
Бу ялларда Казанда “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне узды. Ярышлар ел саен физик культураны һәм спортны, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә, бу “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектына туры килә.
Массакүләм йөгерү “Урам” экстрим-паркы территориясендә узды, анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Оештыручылар 4 километрдан 12 километрга кадәр төрле дистанцияләр әзерләгәннәр иде, бу төрле яшьтәге һәм физик әзерлек дәрәҗәсендәге кешеләргә катнашырга мөмкинлек бирде.
Йөгерүчеләр арасында мәктәп укучыларын да, ветераннарны да күрергә мөмкин булды. Барлык катнашучылар һәм кунаклар өчен иҗат һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы әзерләнгән иде.