Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәү буенча эшне оештыру һәм хисап белешмәләрен тутыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Чарада хисап белешмәләрен бирү һәм мөлкәти булмаган характердагы таләпләргә һәм суд карарларына бәйле хисап формаларын һәм реестрларны тутыру өчен җаваплы затлар катнашты.
Тулыландырыла торган реестрлар буенча дөрес мәгълүмат бирүгә һәм куелган бурычларга җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә игътибар бирелде. Күрсәтелгән юнәлеш буенча гавами хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүнең алга таба ысуллары билгеләнгән.