Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 3 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды, 3 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә дип билгеләнде һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында доцент, юридик фәннәр кандидаты, “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” югары һөнәри белем бирү РДГХУ КФ дәүләт-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты Мифтахов Ренат Ленар улы, доцент, юридик фәннәр кандидаты, “ТИСБИ” Идарә университетының экологик, финанс һәм хезмәт хокукы кафедрасы мөдире Салиева Рида Наил кызы, доцент, юридик фәннәр кандидаты, “Казан (Идел буе) федераль университеты”ның конституцион һәм административ хокук кафедрасы доценты Фәйзрахманова Ләйсән Миңнур кызы катнаштылар.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!