Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең Кайбыч муниципаль районына чыгуы

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең Кайбыч муниципаль районына чыгуы

Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары 2024 елның 25-26 сентябрендә  күрсәтелгән юнәлештә эш оештыруны өйрәнү буенча Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында күчмә тикшерү уздырды.

Күчмә тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары расланган план-йөкләмә нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләре буенча эшчәнлеген, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының үтәлешен тикшерделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Айрат Садыйков, районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме эшенә йомгаклар ясалды һәм фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International