Татарстанда этләрне ирекле теркәү мәҗбүригә әйләнәчәк, ә йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертеләчәк

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышында совет әгъзалары закон проектларын карадылар. Алар нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан этләрне ирекле теркәү мәҗбүригә әйләнә, ә 2025 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә йорт хайваннарын тотуга өстәмә таләпләрне бозган өчен, шул исәптән хайванннарны мәҗбүри теркәү үтәлмәгәндә, административ җаваплылык кертелә.

Утырышта түбәндәге хокук бозулар өчен штрафлар билгеләү турында фикер алыштылар:

- этнең эт хуҗасына милек хокукында яки башка законлы нигездә бирелгән территория чикләреннән мөстәкыйль чыгып йөрүенә юл кую.

- йорт хайваннарын күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм аларның йорт яны территорияләрендә тоту.

- эт хуҗасы тарафыннан этне мәҗбүри теркәүне гамәлгә ашырмау.

Югарыда күрсәтелгән хокук бозулар өчен гражданнарга каралган штрафлар 2 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Беркетмәләр төзү һәм эшләрне карау Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнәчәк.

Закон проектлары йорт хайваннары хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга һәм республиканың барлык халкы өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга юнәлдерелгән, - дип билгеләп үттеләр утырышта.

Хупланган закон проектларын карау өчен Татарстан Дәүләт Советына җибәрү планлаштырыла.



 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International