Рөстәм Заһидуллин: Татарстанның торак пунктлары исемнәрендәге аермалар бетерелде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрын алып бара. Торак пунктлар турындагы белешмәләр федераль дәрәҗәдә Географик атамаларның дәүләт каталогына кертелә.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Дәүләт Советы утырышында доклад белән чыгыш ясаганда, 2019 елдан 2022 елга кадәр республика торак пунктларының Республика реестрында һәм Географик атамаларның дәүләт каталогында булган исемнәрен бертөрлелеккә китерү буенча эш алып барылуын хәбәр итте.

Эш барышында 21 муниципаль райондагы 38 торак пункт исемнәрендә аермалар ачыкланды. Төп аермалар дефис куллану, юл хәрефләре һәм баш хәрефләр язу, шулай ук хәрефләрне тарихи исемгә туры китереп үзгәртү белән бәйле.

Аермаларны бетерү өчен административ-территориаль бүленеш белешмәләре, архив материаллары һәм гавами хакимият органнары актлары өйрәнелде. Исемнәрне төзәтү тарихи мәгълүматларны, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының эксперт бәяләмәсен һәм торак пунктларда яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алып башкарылды, - дип аңлатты ул.

Өч торак пунктка мөнәсәбәттә гражданнарның Дәүләт каталогындагы исемнәрне сайлавына бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелде. Калган очракларда Республика реестрындагы исемнәр сакланып калды, ә Дәүләт каталогына тиешле үзгәрешләр кертелде.

Торак пунктлар исемнәрендәге аермаларны бетерү эше төгәлләнде, - дип йомгаклады министр чыгышын.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International