Законнардагы яңалык

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 12 декабрендә муниципаль хезмәт турындагы республика законнарына төзәтмәләр кертүче Татарстан Республикасының кайбер законнары кабул ителде.

“Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 42 статьясына үзгәреш кертү хакында” 89-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән муниципаль хезмәт вазыйфаларының өлкән һәм (яисә) кече төркемен биләү өчен (урта гомуми белем булганда) һөнәри белем дәрәҗәсенә карата квалификация таләпләре куелмаска мөмкин булган срок 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.

“Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 19 статьясына үзгәреш кертү хакында” 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында муниципаль хезмәткә кергәндә граждан, белем турындагы документтан тыш, квалификация турындагы документны да бирергә тиеш дип каралган.

“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән төгәлләштерелгәнчә, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләү турында гариза биргәндә айлык акчалата түләү күләме һәм вазыйфаи окладка өстәмәләр турында белешмә бүтән таләп ителми.

Татарстан Республикасы законнары 2024 елның 12 (92-ТРЗ номерлы) һәм 23 (89-ТРЗ номерлы, 91-ТРЗ номерлы) декабрендә үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International