Бүген Юстиция министрлыгы җитәкчелеге катнашында Ветераннар советының йомгаклау утырышы узды.
Ветераннар советы рәисе Мөхәррәм Ибәтов җыелучыларны җылы сәламләп, Советның Министрлыкның бердәм коллективының аерылгысыз өлеше булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Советның төп максаты - Юстиция министрлыгы ветераннарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча коллегиаль карарлар эшләү.
Мөхәррәм Мансур улы Советның 2024 елдагы эшчәнлеге турындагы докладында узган елга йомгак ясап кына калмады, 2025 елга планнары белән дә уртаклашты. Ул шулай ук яшьләргә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүнең мөһимлегенә басым ясады, Ветераннар советының бу юнәлешкә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый, дип ассызыклады.
Очрашуны тәмамлап, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ветераннарга Министрлык тормышында актив катнашулары, кыйммәтле тәкъдимнәре һәм конструктив дискуссияләре өчен рәхмәт белдерде. Ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озак еллар дәвамында бәхетле тормыш теләде.