Министрлык хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәте ветераннары “Чистай дәфтәре” спектаклен крадылар

2024 елның 11 октябре, җомга

Министрлыкта өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Реплика” әдәби-музыкаль театрының “Чистай дәфтәре” спектакле күрсәтелде.

Чарада Министрлык хезмәткәрләре генә түгел, озак еллар дәвамында анда хезмәт куйган дәүләт граждан хезмәте ветераннары да катнашты.

Театрның иҗат төркеме спектакльне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлады. Актерлар сугыш елларында Чистайга эвакуацияләнгән Борис Пастернак, Анна Ахматова, Арсений Тарковский, Александр Твардовский һәм башка танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен һәм истәлекләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр.

Министрлык коллективы артистларның югары дәрәҗәдә уйнауларына һәм осталыгына сокланды. Һәр номер эчкерсез хисләр уята һәм үткәннәрне онытмау һәм аларга хөрмәтнең мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итә.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International