Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Алма - Бирмә” республикакүләм коррупциягә каршы форум узды.
Форум эше барышында Министрлык хезмәткәрләре “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәүгә багышланган тематик стендны тәкъдир иттеләр.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин доклад белән чыгыш ясаганда хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан программа стратегик планлаштыру документлары өчен яңа таләпләр буенча әзерләнгән редакциядә гамәлгә ашырыла. Алар нигезендә ул проект һәм процесс өлешләренә бүленгән, алар 11 бурычны, 76 чараны һәм 20 күрсәткечне үз эченә ала.
“Агымдагы ел башыннан программа кысаларында республикада коррупциягә каршы юнәлештәге 7000нән артык профилактик чара үткәрелде, 900дән артык хезмәткәр махсуслаштырылган курслар буенча белем алды”, - дип өстәде министр.
Форум кысаларында коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү тантанасы булды.
Быел норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында Алсу Мәхмүт кызы Хөрмәтуллина җиңүче дип танылды. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин экспертка җиңүче дипломын тапшырды.
Котлыйбыз!