Татарстан Республикасы җәмәгать судьясының кайсы суд участогына мөрәҗәгать итәргә икәнен ничек белергә?

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкы Юстиция министрлыгына җәмәгать судьясының кайсы суд участогына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ничек билгеләргә дигән сорау белән ешрак мөрәҗәгать итә.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Михайлова үз суд участогыңны билгеләү өчен Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталыннан файдаланырга мөмкин, дип аңлатты.

“Порталда “Территориаль подсудность” дигән махсус кушымта бар, анда Татарстанның интерактив картасы тәкъдим ителгән. Картаның өстәге өлешендә урнашкан “Адрес яки объект” дигән эзләү юлында үз адресыңны кертергә һәм “Табарга” төймәсенә басарга кирәк, - дип сөйләде Юлия Александровна.

Адрес кертелгәннән соң картада җәмәгать судьясының тиешле суд участогы билгеләнәчәк, шулай ук аның турында барлык кирәкле мәгълүмат: участок номеры, адресы, кабул итү графигы һәм участок битенә сылтама биреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать юстициясе өлкәсендә гражданнарның суд системасы белән үзара хезмәттәшлеген яхшыртуга юнәлдерелгән цифрлы трансформация проектлары “Цифрлы икътисад!” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International