Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектын карадылар һәм хупладылар. Утырышны министрның беренче урынбасары Илья Гомзик уздырды.
Россия Президентының «Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында» 2024 елның 23 гыйнварындагы 63 номерлы Указы нигезендә субъектларга күпбалалы гаиләләрдән булган 6 яшькә кадәрге балаларны дарулар белән түләүсез тәэмин итүне билгеләргә тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы республика законнарында өч яшькә кадәрге барлык балалар да дарулар белән түләүсез тәэмин ителә, ә күпбалалы гаиләләрдән булган 6 яшькә кадәрге балалар өчен дарулар алуга субсидия билгеләнгән.
Президентның югарыда аталган Указын гамәлгә ашыру максатларында закон проекты тарафыннан субсидияләр бирүне күпбалалы гаиләләрдән булган өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балаларны дарулар белән түләүсез тәэмин итүгә алмаштыру тәкъдим ителә.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләр үз көченә кергән көнгә кадәр үк алты яшькә кадәрге бала өчен даруларга субсидия алучыларга сайлау хокукы биреләчәк: субсидияне аның срогы ахырына кадәр алуны дәвам итәргәме яки дарулар белән түләүсез тәэмин итүгә күчәргәме икәнен алар үзләре хәл итәчәк.
Закон проекты, алга таба Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карауга җибәрү өчен, республика Министрлар Кабинетына кертергә әзерләнә.