Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре стажировка үтте

2025 елның 20 июне, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировка уздылар.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар төзү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алу.

Укуларда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Алексеевск муниципаль муниципаль берәмлеге Контроль-хисап палатасы структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре белем һәм күнекмәләр алдылар.

Стажировка ябылышында юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Илнур Шәрипов, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Чарага йомгак ясап, юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик: “Стажировка белгечнең һөнәри дәрәҗәсен үстерүдә фундамент булып тора, аның юридик белемнәрен һәм күнекмәләрен генә баетып калмый, ә бәлки җәмәгатьчелек ихтыяҗларын аңларга һәм коррупция куркынычларын танырга мөмкинлек бирә, - дип белдерде.

Чара азагында стажерларга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International