Иң “халыкчан” юстиция. Татарстанда җәмәгать судьялары институтына 25 ел

2025 елның 25 июле, җомга

Әгәр Россия гражданинының суд системасына эше төшсә,  70 процент очракта ул җәмәгать судьяларының суд участокларына киләчәк. Җәмәгать судьялары - гомуми юрисдикция судлары системасының беренчел звеносы. Алар эшләрнең барлык категорияләрен дә карый, әмма, кагыйдә буларак, бу катлаулы эшләр түгел. Әгәр җинаять эше икән - өч елга кадәр җәза срогы каралган җинаятьләр буенча, әгәр финанс бәхәсләре икән -  бәхәс суммасы 50 мең сумнан артмый, әгәр сүз аерылышу турында  икән -  җәмәгать судында балалар турында бәхәс булмаячак.

Җәмәгать судьялары институты Россиядә 1917 елгы инкыйлабка кадәр булган, совет чорында юкка чыгарылган һәм бары тик XX гасыр ахырында гына яңадан торгызылган. Татарстанның җәмәгать юстициясе 2025 елда чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Республикада бу институтның ничек торгызылуы һәм аның бүген нинди булуы турында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстанжурналы хәбәрчесенә биргән интервьюсында сөйләде.

ХАЛЫККА МАКСИМАЛЬ ЯКЫНАЙТУ

 - Рөстәм Илдусович, җәмәгать судьялары институтын торгызу турында карар, гомумән, ни өчен  кабул ителде?

- Минем карашка, моңа төп ике сәбәп бар иде. Беренчесе: район һәм шәһәр судларына, нигездә зур булмаган эшләр буенча, гаять зур авырлык төшә. Икенчесе: халыкка мөмкин кадәр якынрак булган суд системасын булдыру теләге бар иде. Һәм 1998 елда “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” закон кабул ителде. Ә 2000 елда шундый ук законны Татарстанда кабул иттеләр.

 - 2000 елда бу эш нәрсәдән башланды һәм 25 ел эчендә нәрсәләр эшләнде?

- 2000 елда республикада җәмәгать судьяларының 168 суд участогы төзелде. Бүгенге көндә, сүз уңаеннан, алар 190. Халык саныннан чыгып, бер участокка 15-23 мең кеше туры килә. 2000 елның көзендә республиканың Дәүләт Советы тарафыннан җәмәгать судьялары вазыйфасына беренче 103 кеше билгеләнде. Сүз уңаеннан, аларның бишесе әлегә кадәр эшли.

Системаны асылда юктан бар иттеләр. Биналар юк иде. Судлар өчен биналар тапканда да, еш кына  анда элементар уңайлыклар да булмый, кирәкле компьютер техникасы турында әйтеп тә торасы юк. Хәтта кәгазь һәм канцелярия товарларына да  кытлык иде.

Бүген вәзгыять тамырдан үзгәрде. Бигрәк тә 2014 елдан соң, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы раслангач, эшләр алга китте. Бу дәүләт программасына “Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү” региональ проекты да керә, аның кысаларында биналарны матди-техник тәэмин итү дә, капиталь ремонтлау да каралган. Әгәр 2000 елда суд участогы мәйданы 90 квадрат метр булса, бүген ул 180 квадрат метрдан артык, бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидерларның берсе. Участоклар хәзер барлык кирәкле әйберләр - мебель, техника, видео-конференцэлемтә системалары белән җиһазландырылган.

ТӘҖРИБӘГӘ - ӘЙЕ, МӘНФӘГАТЬЛӘР КАРШЫЛЫГЫНА - ЮК ДИБЕЗ

 - Татарстанда җәмәгать судьясының якынча портретын ясый алабызмы?

 - Уртача яшь - 45. Хатын-кызлар бераз күбрәк,  - 81 ир-атка каршы 97 кеше. Әмма әле тагын җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен - секретарьлар, канцелярия хезмәткәрләрен исәпкә алырга кирәк...  Болай караганда инде хезмәткәрләрнең 97 проценты хатын-кызлар килеп чыга.

 - Җәмәгать судьясы булу өчен нәрсә кирәк?

- Беренчедән, ул 25 яшьтән дә яшь була алмый. Аннары, кимендә биш ел юридик эш стажы булу шарт. Шунысы мөһим: юридик стаж белем алганнан соң ук исәпләнә башлый. Ягъни, әгәр кеше студент чакта кайдадыр эшләгән икән, бу исәпләнми. Монда логика бар. Судья - башка кешеләрнең язмышына кагылышлы карарлар чыгарырга тиешле кеше, билгеле бер тормыш тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы булмаса, мөгаен, чыгарган карарларында ниндидер җитешсезлекләр булырга мөмкин.

Җәмәгать судьяларын республика Дәүләт Советы раслый - алар Югары Суд тәкъдим иткән кешеләр арасыннан билгеләнә. Әмма иң элек бу кеше җитди квалификация имтиханы тапшырырга тиеш. Мәнфәгатьләр каршылыгы дигән төшенчәгә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, хатыны судья булырга тели ди, ә ире прокуратурада, Эчке эшләр министрлыгында яки адвокатурада эшли. Бу мәнфәгатьләр каршылыгы була да инде, бу очракта кешене әлеге вазыйфага  расламаячаклар.

- Безгә мәгълүм булганча, җәмәгать судьяларына эш буенча төшкән авырлык гаять зур…

- Бу дөрес, һәм ул елдан-ел арта бара. 2005-2008 елларда җәмәгать судьялары елына якынча 300 мең эш караган, бу бер судьяга 1800 тирәсе эш. Ә узган ел алар 872 мең эш караган, бер кешегә 4,5 меңнән артык эш. Саннар зур, әмма шуңа да карамастан, җәмәгать юстициясе бу йөкләнешне үти дип ышанып әйтергә була.

ГАДЕЛ ХӨКЕМ ЭЛЕКТРОН ФОРМАТТА

 - Бүген бездә гомуми цифрлаштыру тренды. Җәмәгать судьялары эшендә бу шулай ук чагыламы?

- Цифрлы карарлар гражданнарның хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеген җиңеләйтү өчен чыгарыла. Һәм суд хакимияте дә искәрмә булып тормый. “Электрон гадел хөкем” проекты гамәлгә ашырыла – җәмәгать судына электрон рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге ул. Моңа кадәр документларны суд участогына шәхсән китерергә кирәк иде (ә моның өчен эштән сорап китәсе, юлга вакыт сарыф итәсе), яки кәгазьләрне почта аша җибәрергә кирәк иде (бу тагын вакыт һәм акча сарыф итү). Шулай булгач, электрон гариза бирү гражданнарга эшне җиңеләйтә. Хезмәт күрсәтү торган саен популярлаша бара: 2023 елда электрон рәвештә 90 меңнән артык гариза бирелгән, ә 2024 елда инде - 142 мең.

Суд карарларының үтәлешен тәэмин итүче суд приставлары хезмәте белән судларның электрон хезмәттәшлеге дә уңайлы. Узган ел судьялар приставларга электрон рәвештә 170 меңнән артык документ җибәргән. Быел без җәмәгать судьяларының Эчке эшләр министрлыгы, Росреестр һәм салым хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлеген электрон форматка күчерергә планлаштырабыз.

ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН ОЧРАК…

- Без җәмәгать судьяларның вак-төяк дип саналган эшләрне караулары турында сөйләшкән идек. Ягъни, бу системада шау-шулы процесслар бөтенләй булмый?

- Шау-шу тудырмасалар да, кызыклы хәлләр килеп чыга. Күптән түгел, мәсәлән, шундый эш каралды: бер гражданин, кибетләрнең берсендә бер плюс бер акция барлыгын белгәч (бер товар сатып аласың, икенчесен бер сумга аласың), гадәти бәядән 31 әйбер һәм сатып алган.  Һәр әйбер өчен берәр сумнан тагын 31 әйбер алган. Ягъни, 62 әйбер сатып алган булып чыга. Ә өйгә кайткач, имеш, шундый “кызык хәл” килеп чыга: гадәти суммага сатып алынган әйберләр берсе дә аңа туры килми икән. Ә менә бер сумлык әйберләр бар да туры килә. Әлеге гражданин тулы бәядән сатып алынган әйберләрен кибеткә кире кайтармакчы була, тик кибет алмый.  Ул кибетне судка бирә. Әмма судья кибет ягына басты, гражданинның бу очракта үз хокукыннан файдалану дәрәҗәсе бик артып киткән дип билгеләнде.

- Бәлки, гражданин бик үк канәгать булмагандыр... Гомумән, җәмәгать судьяларына шикаятьләр еш киләме? Бәлки, киресенчә, аларга рәхмәтләр язалардыр?

- Конституция буенча безнең җәмәгать судьяларыбыз башкарма хакимият органнарыннан бәйсез, шуңа күрә аларның эшен судьялар бергәлеге контрольдә тота. Тик менә суд аппараты хезмәткәрләре - Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, шуңа күрә аларның гамәлләренә ниндидер шикаятьләр булса, без, әлбәттә, аларны карыйбыз. Узган ел мондый шикаятьләр мең ярымга якын иде. Беренче карашка күп тоелыр. Әмма аларның күбесе тикшерү вакытында нигезсез булып чыкты. Гомумән, җәмәгать судьялары аппараты эшенә карата ниндидер дәгъвалар булса, безгә язма рәвештә дә, электрон рәвештә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: 8 (843) 222-60-30.

Әмма җәмәгать судлары эше турында уңай бәяләмәләр дә аз түгел. Күптән түгел, мәсәлән, Чаллыдан инвалид ханым рәхмәт язган: ул участокка үзе килә алмаган һәм суд хезмәткәре аңа телефон аша консультация биргән, мәсьәләне хәл итәргә ярдәм иткән. Мөмкинлекләре чикләнгән кешегә суд белән хезмәттәшлек итү уңайлы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Менә мондый бәяләмәләрне алу бик күңелле, әлбәттә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә “Татарстан” журналы материаллары буенча  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International