Түләүсез юридик ярдәмне Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталында “Тормыш ситуацияләре” сервислары үсеш ала. Хәзер Татарстан халкы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында Дәүләт юридик бюросы хезмәтләреннән файдалана ала. Бу түләүсез юридик ярдәм алу процедурасын шактый гадиләштерә һәм мошенниклык очракларын булдырмауга ярдәм итә.

Үзеңнең шәхси кабинетың аша юрист кабул итүенә, телефон аша яки онлайн консультация алуга язылырга мөмкин. Заманча һәм уңайлы онлайн-сервислар “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты буенча үстерелә.

Сервистан файдалану өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:

1. Дәүләт хезмәтләре порталында үз шәхси кабинетыгызга керегез; тормыш хәлләре каталогын ачыгыз һәм “Түләүсез юридик ярдәм алу” бүлеген сайлагыз;

2.  регионны билгеләгез; гаризаны кем өчен бирүегезне (әгәр гаризаны кеше үзе бирә икән, юридик ярдәмгә мохтаҗ кешенең мәгълүматларын бирергә һәм аның мәнфәгатьләрен яклау хокукын раслый торган документны кушып бирергә кирәк) һәм ташламалы категорияне күрсәтегез;

3. шәхси мәгълүматларны һәм теркәлү урынын тикшерегез (әгәр факттагы адрес даими яки вакытлыча теркәлү адресына туры килмәсә, аны һичшиксез күрсәтегез); кирәк булганда ташламалы категорияне раслаучы документларны беркетегез;

4. үзегезнең хәлне яки сорауны җентекләп тасвирлагыз һәм мөрәҗәгать белән бәйле документларны беркетегез;

5. консультация алуның уңайлы ысулын сайлагыз – шәхсән, телефон аша яки онлайн; кабул итүгә язылыгыз.

Консультациягә язылу турындагы хәбәрнамә 1 календарь көн эчендә шәхси кабинетка киләчәк.

Шәхси кабул итүгә язылган булсагыз, үзегез белән:

- паспорт;

- түләүсез юридик ярдәм алуга хокукны раслаучы документ;

- мөрәҗәгать белән бәйле документларны (булган очракта) алырга кирәк булачак.

Гражданнар категорияләре һәм сораулар исемлеген Татарстан Юстиция министрлыгының рәсми сайтында карарга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International