Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы цифрлы технологияләрне шул исәптән җирле үзидарә органнары эшенә дә кертүгә аерым игътибар бирә. Бу хакта коллегия утырышында билгеләп үттеләр. Анда Министрлыкның муниципаль хезмәткәрләрнең һәм җирле үзидарәнең вазыйфаи затларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү буенча эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов доклад белән чыгыш ясаганда муниципаль хезмәткәрләргә квартал саен махсуслаштырылган мәгълүмат системаларын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә торган семинарлар һәм өйрәтү чаралары уздырылуын хәбәр итте.
“Мәсәлән, 2018 елда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә кертелгән “Кодекс” системасы муниципаль актларның гамәлдәге законнарга туры килмәвен ачыклауда алыштыргысыз ярдәмчегә әйләнде, - дип билгеләп үтте Мөхәррәм Ибәтов. Рөстәм Нургали улына мондый мөмкинлек өчен рәхмәтлебез”.
Системада эшли белү урыннардагы юридик хезмәтләр тарафыннан муниципаль нормалар иҗат итүне оештыруда уңай чагылыш таба. Узган елдан алып туры килмәүләрне бетерү өлеше 8% ка арткан.
Мөхәррәм Мансур улы шулай ук җирле үзидарә органнары өчен муниципаль актларны Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырганда хаталарны минимальләштерү буенча даими рәвештә өйрәтү чаралары уздырылуын билгеләп үтте.
“Мондый цифрлы платформага Россия Федерациясенең берничә субъекты гына ия, шуңа күрә порталны сыйфатлы алып бару безнең өстенлекләрнең берсе булып тора”, - дип ассызыклады министр урынбасары. Аның сүзләренә караганда, ел саен регистрга муниципаль актларның 90% тан артыгы портал аша керә. 2025 елның 1 июленә мәгълүмат ресурсында 321 687 муниципаль норматив хокукый акт бар.