Юстиция министрлыгының фронт геройлары турындагы проекты: Гаилә альбомындагы хәрби фотолар

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Дуслар! Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Ватанны саклаучылар елында Татарстан Юстиция министрлыгы сугыш геройлары - туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында фотопроект булдырган иде.

Министрлык хезмәткәрләре һәм ветераннары Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган туганнарының тарихларын сөйләделәр. Һәр фотография ил өчен иң авыр чорда батырлык һәм ныклык күрсәткән кеше язмышын чагылдыра.

 Әлеге тарихлар белән республика Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Гаилә альбомында хәрби фотолар” бүлегендә танышырга мөмкин.

Батырлык беркайчан да искерми. Керегез, укыгыз, искә алыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International