Чит кешедән күчкән акчаны ни өчен кире кайтарырга ярамый?

2025 елның 26 декабре, җомга

Мошенниклар чит карталарга акча күчерү белән бәйле яңа алдау сценариен торган саен ешрак куллана.

“Объясняем.рф” телеграм-каналы җинаятьтә катнашуны ничек булдырмый калырга һәм сезнең исәпкә ят кешедән акча кергән очракта ни эшләргә икәнен аңлата.

Җинаятьчеләр, гадәттә, акчаны чит карталарга ике сәбәп белән күчерә. Беренчесе - акча урлаганда эзләү эшләрен катлауландыру өчен. Мондый очракта мошенниклар акча күчерү очраклы рәвештә килеп чыкты дип белдерәләр һәм акчаларны башка счетка күчерергә кушалар.  “Уңайсызлык” тудырган өчен акчаның бер өлешен кеше үзендә калдыра ала, янәсе. Әгәр кеше моңа риза булса, ул автомат рәвештә җинаятьтә катнаша башлый. Икенчесе - шантаж өчен. Кеше счетына акча күчерүгә үк мошенниклар аларны үзләре күрсәткән счетка кире кайтаруны таләп итә башлыйлар, ә алай эшләүдән баш тарткан очракта “җинаятьчеләрне финанслау” өчен җинаять эзәрлекләве белән яныйлар.

Иң яхшысы банк бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итү һәм акчаны җибәрүчегә аларны кире кайтару турында гариза язу. Белгечләр алга таба нинди адымнар ясарга кирәклеген әйтәчәкләр. Әгәр кемдер акча күчергәннән соң сезгә янаулар килә башласа яки акчаны кире кайтаруны таләп итә башласалар, полициягә мөрәҗәгать итү мөһим.

Шуны истә тотарга кирәк, “күктән төшкән” акчаларның бер өлешен генә булса да үзеңә калдыру омтылышы җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International