Бүген Татарстан судьяларының XVII хисап-сайлау конференциясе барышында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың технологик үсеш өлкәсендә лидерлык позициясен билгеләп үтте һәм суд системасын модернизацияләүдә актив катнашырга әзер булуын белдерде.
Чарада шулай ук юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты. Аның җитәкчелегендә республика Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген цифрлаштыру һәм суд участоклары биналарын ремонтлау буенча төп проектларны гамәлгә ашыра.
“Цифрлаштыру - федераль үзәкнең, суд хакимиятенең һәм төбәк хакимиятләренең координацияләнгән тырышлыгын таләп итә торган комплекслы процесс. Татарстан хаклы рәвештә Россиядә технологик үсеш лидерларының берсе санала һәм бу өлкәне цифрлаштыру инициативасына кушылырга әзер”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика рәисе гадел хөкем чыгару мөмкинлеген арттыру өчен заманча сервислар кертү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Әйтик, узган елның сентябреннән физик һәм юридик затларга, Татарстан җәмәгать судьялары порталы аша гариза бирү белән беррәттән, җәмәгать судьяларына Россия Дәүләт хезмәтләре аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу вакыт эчендә меңнән артык электрон гариза бирелгән инде.
Чыгыш барышында суд системасын матди-техник тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Рөстәм Миңнеханов киң колачлы капиталь ремонт программасы турында: “Без җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарына биш ел дәвамында 1,3 миллиард сумнан артык финанслау белән капиталь ремонт ясау турында карар кабул иттек. Бу елга 11 бинаны ремонтлау планлаштырыла”, - диде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2026 ел Татарстанда Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Хәрби хезмәт һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында мөһим вакыйгаларга бай булачак.
ТР Рәисе матбугат хезмәтенең фото һәм видеоматериаллары