Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә бурычлылар булып республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә бүлек башлыгы - Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча махсуслаштырылган бүлеге өлкән суд приставы Жанна Самойлова, Татарстан Республикасы гавами хакимияте органнарының мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын алып бару һәм исәпкә алу буенча җаваплы затлары катнашты.
2025 елга эш йомгаклары турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.
Министр урынбасары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары җаваплы затларының хисапларын тыңлады. Уртак эш нәтиҗәләре әйтелде, тутырыла торган реестрлар буенча дөрес мәгълүмат бирү зарурлыгына һәм куелган бурычларга җаваплы мөнәсәбәткә игътибар бирелде.
Күрсәтелгән юнәлеш буенча җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән, шул исәптән суд приставлары хезмәте белән дә хезмәттәшлек итү ысуллары билгеләнде.
Киңәшмә йомгаклары буенча реестрларны алып бару һәм хисап формаларын тутыру мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.